Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

“Күренекле драматург Р.Ишморат”

  1 ноябрьдә драматург, язучы Риза Ишморатка 120 ел тулу уңаеннан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Күренекле драматург Р.Ишморат” исемле китап күргәзмәсе куелып, китапларына күзәтү үткәрелде. Риза Ишморат – җитмеш елга якын иҗат гомерен халкына багышлаган фидакарь әдипләребезнең берсе. Әдипнең иҗат мирасы кырыкка якын исемдәге пьесаны үз эченә ала. Аның аерым пьесалары «Үлмәс җыр», «Давылга табан», «Шаулыйлар дулкыннар» һ.б., рус һәм башка милли телләргә тәрҗемә ителеп, үз заманында рус, башкорт, мари, үзбәк театрлары сәхнәләрендә дә уңыш казаналар. Әдәбият-сәнгатьнең ул төрле өлкәләрендә үзен талантлы оештыручы, җитәкче һәм үзенчәлекле каләм иясе – драматург, прозаик һәм публицист итеп таныта.