Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

“Халык фаҗигасе - буыннар хәтерендә”

Россия тарихында җан өшетерлек вакыйга булып уелып калган репрессия еллары әле бүген дә күпләрнең күңелендә саклана. Күпме кеше гөнаһсызга рәнҗетелеп, төрле җинаятьләрдә гаепләнеп, туган якларыннан куылган, физик һәм рухи яктан юк ителгән. Сәяси репрессия корбаннарын искә алу уңаеннан 28 октябрь көнне Урта Мишә авылы китапханәсендә, клуб хезмәткәре белән берлектә “Халык фаҗигасе - буыннар хәтерендә” дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрелде. Шушы авыр еллар тарихы турында фикер алыштык. “Татар әдипләре – репрессия корбаннары” дип аталган китап күргәзмәсе куелды. Тарихыбызның фаҗигале еллары белән танышып, үткәннәрдән гыйбрәт алып, бүгенге матур, тыныч тормышның кадерен белеп яшәргә кирәк.