Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

“Гаилә серләре”

Әтиләр көне-Россиядә чагыштырмача яңа, күптән түгел генә рәсми статус алган бәйрәм. 17 октябрь көнне Әтиләр көненә карата Урта Мишә авыл китапханәсендә “Гаилә серләре” дип исемләнгән чара үткәрелде. Чара барышында  балалар "Минем әти – иң яхшысы" дигән анкета тутырдылар, әтиләренең  эшләре, казанышлары, бергәләп нәрсә белән шөгыльләнергә яратулары турында сөйләделәр. Бу көнне укучылар әтиләре турында җылы һәм назлы сүзләрне искә төшерделәр.