Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

"Хәтер исән икән - тарих бар"

15 октябрь Хәтер көне – Казанны яклап шәһит киткәннәрнең якты рухлары алдында баш ию, аларның горур көрәшен, батырлыкларын искә алу көне. Шул уңайдан 12 октябрь көнне Урта Мишә авылы китапханәсендә "Хәтер исән икән - тарих бар" дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрелде. 1552 елның 15 октябре - татар халкы өчен иң фаҗигале көн, үз дәүләтчелеген югалту көне булып тора. Әлеге мөһим вакыйгага багышланган "Хәтер үзе сакта тора" исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмә татар халкы тарихы белән кызыксынучы киң даирә укучыларга исәпләнгән.