Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

"Сез иң гүзәл кеше икәнсез"

2023 ел Россиядә "Укытучы һәм остаз елы". 5 октябрь - Укытучылар көне уңаеннан Баландыш авылы мәдәният йортында, Урта Мишә һәм Баландыш авылы мәдәният хезмәткәрләре "Сез иң гүзәл кеше икәнсез" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үткәрделәр. Тамаша залына мөгаллимнәр, ветеран-укытучылар, кунаклар җыелган иде. Укытучы хезмәтенең олы хөрмәткә лаек һөнәр булуы хакында элек-электән әйтелә. Бу чыннан да шулай. Чөнки алар вазифасына әле кулына каләм дә тота белмәгән яшь буынны тәрбияләп, шәхес итеп олы тормыш юлына чыгару вазифасы йөкләнгән. Алар балаларыбыз акыллы, сәламәт һәм тәрбияле үссеннәр өчен олы хезмәт куялар. Һәр тантананың иң күңелле мизгелләре – ул бүләкләү. Авыл җирлеге башлыгы Мухаметшин Р.Ш. һәр мөгаллимгә истәлекле бүләкләрен тапшырды. Бәйрәм чарасында мөгаллимнәр хөрмәтенә сәхнәдән бары тик җылы котлаулар, җыр-биюләр, теләкләр генә яңгырады. Тамашачы тантанадан бары да күтәренке күңел белән таралышты.