Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

“Чәчләребез ак булса да, күңелебез яшь безнең”

 1 октябрь көнне Урта Мишә авылы клубында Өлкәннәр көне унаеннан оештырылган “Чәчләребез ак булса да, күңелебез яшь безнең” дип исемләнгән кичә булып узды. Кичә башында авыл жирлеге башлыгы Р.Ш. Мөхәммәтшин өлкәннәрне котлады. Аларга бәхетле картлык, кунел тынычлыгы теләде. Бәйрәм концерты дәртле биюләр, котлау сузләре һәм матур жырлар белән өлкәннәребезнең күнелләрен тагын да сөендерде. Бу матур кичә көзге мул уңышлы өстәл, кайнар чәй артында дәвам итте. Фойеда “Нурлы булсын күңел көзләрегез” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Ике сәгатькә сузылган очрашу кичәсе бик тиз узды да китте. Кичәгә килүче авылдашларыбыз кичәне оештыручы авыл жирлегенә, мәдәният йорты хезмәткәрләренә зур рәхмәтләрен белдереп өйләренә таралыштылар.