Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

«Кеше хокуклары - синең хокукларың»

Һәр илнең һәр гражданы үз хокукларын һәм бурычларын яхшы белергә, законны үтәргә, аны беркайчан да бозмаска тиеш. 30 сентябрьдә Урта Мишә авыл китапханәсендә клуб белән берлектә «Кеше хокуклары - синең хокукларың» исемле темага күргәзмә куелып, күзәтү үткәрелде. Китапханәче балаларны Кеше хокуклары турында, халыкара-хокукый документларның барлыкка килү тарихы һәм аның төп нигезләмәләре белән таныштырды.