Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

“Кара көз дип сиңа беркем әйтмәс, кочагыңда муллык, байлыклар”

Һәр ел фасылының үз матурлыгы бар. Алтынга манылган урманнар, бакча тулы өлгергән яшелчә, җиләк-җимеш бары көздә генә! 28 сентябрь көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Кара көз дип сиңа беркем әйтмәс, кочагыңда муллык, байлыклар” дип исемләнгән алтын көз кичәсе үткәрделәр. Биредә көз турында табышмаклар, мәкальләр, сынамышлар искә төшерелде. Бакчада үскән яшелчәләрдән “Көзге муллык – күңелләргә шатлык” исемле күргәзмә булдырылды. Көзге табигатьнең матурлыгы беркемне дә битараф калдырмый. Шагыйрьләр, рәссамнар да үз әсәрләрендә юкка гына алтын көзне данламаганнар. Килгән кунаклар чәй һәм кайнар коймаклар белән сыйланды. Көзнең матур мизгелләре һәрвакыт йөрәкләрдә уелып калсын!