Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

«Рәсүл Гамзатовны укыйбыз»

27 сентябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә Россиянең, Дагыстанның халык шагыйре Рәсүл Гамзатовның тууына 100 ел тулу уңаеннан «Рәсүл Гамзатовны укыйбыз» исемле әдәби укулар үткәрелде. Китапханәче шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында сөйләде, укучылар шигырьләрен укыдылар. Аеруча укучыларга «Журавли» шигыре ошады, ул сугыш кырларында һәлак булган барлык солдатларга дан җырлый. Аның шигырьләре мәхәббәт, кешелеклелек һәм үз Ватаныңа тугрылык сыйфатларын тәрбияләргә ярдәм итә.