Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

«Туган якны өйрәнү сандыгы»

Һәрбер кешенең үзенә кадерле почмагы бар. Бу почмакны кеше гомер буе үз йөрәгендә йөртә. Патриотик тәрбия, Ватанга ихтирамлы мөнәсәбәт, милли үзенчәлек формалаштыру максатыннан 20 сентябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә «Туган якны өйрәнү сандыгы» дип исемләнгән туган якны өйрәнү сәгате үткәрелде. Чара барышында укучылар үзләренең авыл тарихын, аның ничек барлыкка килгәнен, танылган якташлары һәм авылның бүгенге көнкүреше белән таныштылар, шулай ук презентация күрсәтелде. Чара ахырында китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде, укучыларга Теләче районы тарихы, мәдәнияте һәм икътисады турында сөйләүче китаплар тәкъдим ителде.