Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

"Урман дөньясына китап аша"

  Табигать - тиңсез хәзинә. Моның шулай булуын районыбыз территориясендә күпме мәйданны биләп торучы урманнар дәлилли. Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә карата 16 сентябрь көнне Урта Мишә авылы китапханәсендә "Урман дөньясына китап аша" дип исемләнгән экологик сәгать үткәрелде. Чарага экология белән кызыксынучы укучылар өчен күргәзмә эшләнде. Биредә урманның кеше сәламәтлегенә йогынтысы, табигатьне саклау турындагы һәм туган җиребезгә, әйләнә-тирә мохиткә, урманнарга карата булган хисләрен үзләренең иҗат җимешләрендә күрсәткән язучыларның әсәрләре белән танышып була.