Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

“Толстой тормышы битләре буенча”

Лев Николаевич Толстой дөньяда иң танылган язучыларның һәм фәлсәфәчеләрнең берсе. Аның мирасы 90 томлык матур әдәбият, публицистика, көндәлекләр һәм хатлардан тора. Лев Николаевич Толстойның тууына 195 ел тулу уңаеннан 12 сентябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Толстой тормышы битләре буенча” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Китапханәче язучының тормышы һәм иҗади юлы, әсәрләре белән таныштырды.