Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

«Тормыш Тамчысы»

3 сентябрь - Россиядә терроризм белән көрәштә теләктәшлек көне. “Тормыш тамчысы” Бөтенроссия акциясенә Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре дә кушылды. Бу көн 2004 елның беренче сентябрь көннәрендә Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгаларга багышланган. Ул чакта террорлык акты вакытында берничә йөз кеше үлгән, аларның күбесе балалар булган. Өч көн эчендә дә бер тамчы су да эчә алмаганнар. «Тормыш Тамчысы» акциясе аша инде безнең белән булмаган кешеләр белән символик рәвештә су белән уртаклашырга чакырабыз. Һәлак булганнарны искә алыйк!