Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

«Балачакның тугры илчесе»

19 нчы август көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә балалар язучысы Ләбибә Ихсанованың тууына 100 ел тулу уңаеннан «Балачакның тугры илчесе» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Язучының күп кенә әсәрләре мәктәп тормышы, балалар турында язылган. Китап укучылар язучының иҗаты белән кызыксындылар, китап күргәзмәсендәге китапларга күзәтү үткәрделәр, әсәрләреннән өзекләр укыдылар.