Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

“Россия флагы – горур җилферди”

 

Ел саен 22 августта Россиядә Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә.  Әлеге дата - үзен күпмилләтле бөек дәүләтнең чын гражданины итеп таныган, аның көчле ил булып мул тормышта яшәвен теләгән һәр кеше өчен олы бәйрәм. Урта Мишә авыл китапханәсендә “Россия флагы – горур җилферди” дигән чара үткәрелде. Россия флагының өч төсе – Ватаныбызның иң мөһим символларының берсе. Чара барышында балалар флагның иң беренче ничәнче елда рәсми статуска ия булуын, төсләре нәрсәне аңлатканын белделәр. Ахырдан балалар флаг рәсемнәре ясадылар.