Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

“Авылның төп байлыгы - хезмәт сөючән кешеләре”

Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең хезмәте авыр хезмәт. Бу кешеләр түземле, максатчан, үҗәт булулары һәм туган авылларын, үз эшләрен яратулары белән аерылып торалар. Татар халкы гомер - гомергә җир эшкәртү, икмәк үстерү белән шөгыльләнгән. Чөнки икмәк – ил тоткасы, икмәктән башка тормыш юк. 17 август көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Авылның төп байлыгы - хезмәт сөючән кешеләре” исемле күргәзмә куелды. Күргәзмә “Урак 2023” не яктырткан газета – журналлардан төзелде.