Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

«Китап битләрендәге яраткан геройлар»

15 июль көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә,  «Китап битләрендәге яраткан геройлар» дип исемләнгән иҗади рәсем конкурсы үткәрелде. Конкурста урта мәктәп яшендәге балалар катнашты. Балалар укыган әкиятләре һәм әдәби әсәрләре белән уртаклаштылар. Алар үзләренең рәсемнәрендә яраткан әкият һәм әдәби геройларны сурәтләделәр. Ахырдан чарада катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.