Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

“Китте йөзек куллардан”

2023 ел - Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы. 13 июль көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Китте йөзек куллардан” дип исемләнгән фольклор сәгать үткәрде. Кичәбезнең максаты әби – бабалардан калган гореф-гадәтләрне яңарту, алар аша укучыларда татар теленә мәхәббәт тәрбияләү, аларга татар халык уеннарын һәм жырларын өйрәтү. Ел фасылларына караган, кеше гомеренә, көн күрешенә, балалар дөньясына багышланган бик күп гореф-гадәтләрне, төрле уеннарны һәм йолаларны саклый халкыбыз. Уеннарда балалар бик теләп катнаштылар.