Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

“Без табигать балалары”

Табигать – кешенең яшәү урыны. Ул анда туа, яши, тереклек итә. Әмма кешегә матди азык кына түгел, рухи чыганак та кирәк. Әйе, табигать кешене сокландыра да, моңландыра да, тынычландыра да. Кеше кечкенәдән табигать кочагында үсә. 4 июль көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар белән “Без табигать балалары” дигән исем белән табигать кочагында булып кайтты. Алар табигатьнең матурлыгына сокланып, төрле агачлар белән танышты. Табигатьне ярата, аның матурлыгын тоя, күрә белгән кеше беркайчан да каты бәгырьле була алмый. Балаларыбыз шәфкатьле, мәрхәмәтле, киң күңелле булып үссен иде.