Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

“Аллы-гөлле шәл яулыгым”

Яулыклар, шәлләр, косынкалар, шарфлар… Никадәр төсләр төрлелеге, никадәр тукымалар төрлелеге! Хатын-кыз иңнәрендә алар ничек матур булып күренәләр! Һәрбер хатын-кызның башларын, иңнәрен җылытып, матурлап безнең тормышыбызга ямь биреп торалар алар. Россиядә яулыклар 16-17 гасырда барлыкка килгән. 27 июнь  көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Аллы-гөлле  шәл яулыгым” дип аталган тематик кичә үткәрделәр. Кичә барышында яулыкларга багышланган шигырьләр укылды, “Яулыклар турында ниләр беләбез” дигән викторинаның сорауларына күмәкләшеп җавап бирелде, кызлар төрле рәвештә яулык бәйләү ысулларын күрсәттеләр.