Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

“Китаплар безнең дуслар, наркотиклар безнең дошман”

26 июньдә Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Наркотикларга каршы көрәш - дәүләт һәм җәмгыять алдындагы иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Наркотиклар куллану халыкның сәламәтлегенә һәм җәмгыять иминлегенә зур зыян китерә. Балалар һәм яшүсмерләр арасында наркоманиягә каршы профилактика үткәрү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау китапханәнең төп юнәлеше булып тора. Шушы көн уңаеннан 27 июньдә Урта Мишә авыл китапханәсендә клуб белән берлектә “Китаплар безнең дуслар, наркотиклар безнең дошман” исемле күргәзмә янында сөйләшү үткәрелде. Күргәзмәгә китапханә фондыннан китаплар, газета–журнал материаллары, белешмәлекләр, буклетлар куелды.