Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

"Ышаныч телефоны нәрсә ул? Һәм аны ничек кулланалар”

17 майда 2009 елдан бирле  Халыкара балалар ышаныч телефоны көне билгеләп үтелә. Тормышта һәркем авыр хәлләргә юлыгырга, үзе генә хәл итә алмаслык проблемалар килеп туарга мөмкин. Ышаныч телефоны балалар һәм яшүсмерләрнең хокуклары бозылу очракларын ачыклауның нәтиҗәле юлы булып тора. Урта Мишә авыл китапханәсендә укучылар белән  "Ышаныч телефоны нәрсә ул? Һәм аны ничек кулланалар” исемле темага әңгәмә алып барылды. Китапханәче укучыларны беренче ышаныч телефоны тарихы белән таныштырды, аларның тормышында проблемалар килеп туганда ярдәм күрсәтерлек якыннары булуы турында  сорашты, ышаныч телефонының эш принциплары белән таныштырды. Очрашу ахырында чарада катнашучыларга буклетлар таратылды.