Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

“Гаилә учагында китап җылысы”

  15 май - Халыкара гаилә көне. Бу көн Россиядә 1994 елдан бирле билгеләп үтелә. Бу заманда һәр кешегә кайтып сыеныр өчен җылы учак, тыныч почмак булуы кирәк. Ни генә булмасын, кеше үз гаиләсе кочагында ял итә, рухи көч җыя. Әлеге дата уңаеннан Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре мобилизациягә киткән егетләрнең гаиләләренә барып, әниләре белән очраштылар. Һәм үзләренең күчтәнәчләрен тапшырдылар. Китапханәдә “Гаилә учагында китап җылысы” дигән китап күргәзмәсе ясалды. Күргәзмәгә гаилә турында, балалар һәм әти-әниләр мөнәсәбәте турында китаплар куелды.