Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

“Хәтерләрдә уелып калган көннәр”

Күз яшьләре аша килгән Җиңү бәйрәме якынлаша, Бөек Ватан сугышы тәмамлануга быел 78 ел тула. Бөек Җиңүнең шатлыгы еллар дәвамында буыннан буынга, әби-бабайдан, онык-оныкчыкларга тапшырылып килә. 3 май көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә Җиңү көненә карата “Хәтерләрдә уелып калган көннәр” исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә китапханә фондында булган сугыш темасын чагылдырган тарихи һәм әдәби китаплар тәкъдим ителде.