Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

"Чернобыль эзләре”

  26 апрельдә Россиядә дөньякүләм тарихта иң куркыныч даталарның берсе - Чернобыль атом электр станциясе һәлакәтенә 37 ел тулуны билгеләп үтәбез. Шул уңайдан 29 апрель көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә фаҗиганең нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан авылдашыбыз Валиев Илнур абый белән "Чернобыль эзләре” дип исемләнгән очрашу сәгате үткәрелде. Ул балаларга атом, аның килеп чыгу тарихы, Чернобыль фаҗигасенең нәтиҗәләре турында сөйләп китте. Бу фаҗигаләрне бетерүдә катнашкан кешеләрнең хезмәте – чыннан да зур батырлык. Аларның берсе дә онытылмасын, һәрберсе тиешле хөрмәтне күреп яшәсеннәр иде.