Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

“Ишеттем мин кичә, берәү жырлый...”

26 апрель көнне бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулды. Әлеге дата уңаеннан Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Ишеттем мин кичә, берәү жырлый...” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрделәр. Шагыйребезнең балачагы, тормыш юлы белән кыскача танышып үткәч, викторина сорауларына җавап бирү иде. Китап укучылар сорауларга бик теләп җавап бирделәр, Тукай әкиятләрен, шигырьләрен яхшы белүләрен исбатладылар. Бу чарага “Мәңге яши, яшьни, яшь Тукай!” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Шулай ук шигырьләрь  кычкырып укылды. Очрашу татар халкының гимнына әверелгән “Туган тел” җыры белән тәмамланды. Кичәнең икенче өлеше өстәл артында чәй эчү белән дәвам итте.