Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

“Без Тукайны укыйбыз”

Апрель - Г. Тукайны искә алу, аның иҗатын барлау ае. 20 апрель көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулуга карата “Без Тукайны укыйбыз” исемле шигъри марафон үткәрделәр. Г.Тукайның әсәрләрендә хәзерге тормышның бик күп сорауларына да җавап табарга мөмкин. Әсәрләре туган якка, аның табигатенә мәхәббәт уята, иҗаты туган йортыңа, туган җиреңә игътибарлы сакчыл караш тәрбияли. Үз телең – ана телеңнең бөеклеген белеп яшәргә һәм аны өйрәнүне һәрвакыт дәвам итәргә кирәклеген төшендерә.