Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

“Наил” мәчетендә дә ифтар ашы үткәрелде

Изге рамазан ае бара. Шул уңайдан ифтар ашлары уздырыла. 13 апрель көнне Урта Мишә авылының “Наил” мәчетендә дә ифтар ашы үтте. Бу бик күркәм һәм саваплы гамәл. Мул табыннар артында авылыбызның кешеләре җыйналып, авыз ачтылар. Бу табыннарны оештыруда башлап йөрүче мәдәният хезмәткәрләренә, ярдәм итүчеләргә, пешерүчеләргә, әзерләүчеләргә әҗер саваплар булсын. Тоткан уразаларыбыз кабул булсын, бөтен кешегә дә күңел тынычлыгы бирсен ходай.