Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

“Уку акыл өчен, спорт сәламәтлек өчен!”

7 апрель - Бөтендөнья сәламәтлек көне. Сәламәтлек –ул кешегә табигать биргән иң зур байлык. Бу көн сәламәтлекнең кеше тормышындагы ролен һәм аны ничек сакларга икәнен аңлату өчен билгеләп үтелә. Шул уңайдан Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан “Уку акыл өчен, спорт сәламәтлек өчен!” исемле сәламәтлек сәгате үткәрделәр. “Сәламәт тәндә- сәламәт акыл” исемле күргәзмә куелып, сәламәтлеккә җаваплы караш тәрбияләү, күп кенә авыртуларны булдырмый калу, дәвалау буенча киңәшләр тәкъдим ителде.