Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

“Рамазан ае -мөбарәк булсын!”

Ислам динендә унике айның иң зурысы булып Рамазан ае санала. 6 апрель көнне Урта Мишә авылы китапханәсендә Рамазан ае уңаеннан “Рамазан ае -мөбарәк булсын!” дигән исем астында очрашу үткәрелде, вәгазьләр укылды. Изге рамазан ае күңелләребез сафлануга, тәнебез сәламәтләнүгә, тормышыбызда бәрәкәт артуга сәбәп булсын, шәфкатьлелекне, изгелекне, яхшылыкны арттырсын. Бер-беребезгә мәрхәмәтле булыйк.