Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

“Яраткан китаплар арасында”

   Икенче апрель - Балалар китабы көне. Әлеге көннең нәкъ шул датада билгеләнүе дә очраклы түгел. Ул, балалар яратып укый торган эчтәлекле дә, кызыклы да булган бик күп балалар китабы авторы, әкиятче Г. Х. Андерсен исеме белән бәйле. Әлеге дата уңаеннан 4 апрель көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Яраткан китаплар арасында” дип исемләнгән әдәби уен үткәрелде. Чара барышында укучылар әдәби геройлардан биремнәр үтәделәр, кроссворд чиштеләр, китаплар турында викторина сорауларына җаваплар бирделәр. Китапханәдә шундый “могҗиза-агач” үсеп чыкты, анда алмалар түгел, ә аяк киеме, итекләр барлыкка килде! Аларның һәрберсенә табышмаклар язылган. Укучылар табышмакларга җаваплар да таптылар. Чара күргәзмәдәге китапларга күзәтү белән тәмамланды.