Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

“Бердәм көч белән без көчле”

Бүгенгесе көндә Урта Мишә авылыннан 2 егетебез Украина җирлегендә барган махсус хәрби операциядә катнаша. Һәм шушы көннәрдә аларның берсе, Шингарев Рәхимҗан, кыска вакытлы ялга кайтты. Шул уңайдан 1 апрель көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре Рәхимҗанны чакырып “Бердәм көч белән без көчле” дигән исем астында батырлык сәгате үткәрделәр. “Безне мөһим булган бар нәрсә белән Россия Кораллы көчләре тәэмин итә, әлбәттә. Әмма туган җирдән килгән ризык та, кием-салым да, башка кирәк-ярак та безгә бик кадерле, бик якын”, – ди ул. Ә без аларга һәрберсенә исән-сау әйләнеп кайтуларын теләп, көтеп калабыз. Илебез күге аяз, тормышыбыз тыныч, имин булсын!