Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

“Бар шундый бер Батулла...”

Күренекле татар язучысы, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулланың 85 яшьлек юбилее уңаеннан 28 март көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Бар шундый бер Батулла...” исемле әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәче укучыларны язучының тормыш юлы, иҗаты һәм китаплары белән таныштырды. Р. Батулла әдәбиятның төрле жанрларында иҗат итә. Аны драматург, прозаик, балалар язучысы буларак та беләләр. Гаиләдә бала тәрбиясенә кагылышлы драматик ситуацияләрне үз эченә алган һәм 1979 елдан Татар дәүләт академия театрында куела башлаган «Кичер мине, әнкәй» пьесасы исә драматургның зур уңышы итеп бәяләнә. Бу пьеса сиксәненче елларда илебезнең башка милләт театры сәхнәләрендә дә күп мәртәбәләр уйнала. 1985 елда «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә. Әдәбият өлкәсендә ирешкән уңышлары һәм иҗтимагый эшчәнлеге өчен ул Гаяз Исхакый исемендәге премиягә һәм Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.