Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

“Театр – тылсымлы учак”

27 март – Халыкара театр көне. Театр –сәнгатьнең иң гүзәл төре. Без бүгенге тормышыбызны театрдан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Чөнки театр халкыбызның рухын ныгыта, теленә, гореф-гадәтенә мәхәббәт уята, халыклар арасында дуслыкны арттыра, берләштерә. Ул кешеләрне көлдерә дә, елата да, уйландыра да. 26 март көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә Халыкара театр көненә карата “Театр – тылсымлы учак” дип исемләнгән күргәзмә куелып, андагы китапларга, альбомнарга күзәтү үткәрелде. Күргәзмәдә татар театрының тарихы, якташ артистларыбызның театр сәхнәсендәге иҗат эшчәнлекләре, тормыш юллары, татар драматурглары турында китаплар урын алды.