Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

“Мәдәният - ул халыкның җаны, күңел көзгесе”

25 март - Мәдәният хезмәткәрләре көне. Мәдәният - ул халыкның асылы, аның күңел көзгесе, рухы, гүзәллеге, горурлыгы. Мәдәниятнең халыкта бердәмлек хисләрен уятуда, җәмгыятьтә, сәясәттә  тоткан урынын бәяләп бетерү мөмкин түгел. Бүген сәнгать дөньясы мәдәният әһелләреннән  җәмгыятьнең  милли үзаңын үстерү,  кешелеклелек, мәрхәмәтлелек, миллипәрвәрлек, туган җиребезгә карата мәхәббәт, горурлык хисләре уяту кебек кыйммәтле төшенчәләрне алга куеп,  матурлык дөньясына ныклы, ышанычлы  адымнар  белән атлауны сорый. Әлеге дата уңаеннан Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Мәдәният - ул халыкның җаны, күңел көзгесе” исемле темага түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрде.