Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

“Су - яшәү чыганагы”

1922 нче елдан башлап һәр елны дөньяда Су көне билгеләп үтәләр. Су - безнең планетада иң күп таралган матдә. Су - үсемлекләр, хайваннар һәм кешеләр өчен яшәү чыганагы. Бик борынгы заманнардан ук су иң кадерле һәм иң файдалы эчемлекләрдән саналган. Әлеге датага карата Урта Мишә авыл китапханәсендә “Су - яшәү чыганагы” исемле темага экологик сәгать уткәрелде. Укучыларга су, аның чыганаклары турында мәгълумат бирелде, үз авылыбызда булган сулыклар, чишмәләр, елгалар турында презентация күрсәтелде.