Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

“Мин бәхетле шигъри җанлы булып туганыма”

  4 нче март көнне Урта Мишә авылы клубында шигъри җанлы кунакларыбыз, җырчы-шагыйрә Сирена Гатиятова, авылдаш шагыйрәбез Дамира Миннебаева белән “Мин бәхетле шигъри җанлы булып туганыма” дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә үткәрелде. 2016 елда Д.Миннебаеваның “Апрель кызы” дигән шигырьләр китабы, 2021 нче елда С.Гатиятованың “Гомерем келәме” дип исемләнгән тәүге шигырьләр җыентыклары басылып чыга. Кичә әлеге китаплардан алынган матур шигырьләр белән үрелеп барды. Шагыйрәләребез укучыларыбызны кызыксындырган сорауларга җавапларын бирделәр. Гармун моңнарына кушылып, берсеннән-берсе матур җырларын да бүләк итте мөхтәрәм кунакларыбыз һәм авылдашларыбыз. Очрашу иҗади һәм җылы атмосферада узды.