Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

“Татар теле - туган телем, киләчәгем шатлык гөлем!”

  Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Туган илебезнең, торган җиребезнең кадерле булуын да без иң элек туган тел аша тоябыз. Һәр халыкның туган теле - ул, иң элек, аның мәдәнияте, тарихи көзгесе. 21 нче февраль Халыкара туган тел көне. Әлеге датага карата Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Татар теле - туган телем, киләчәгем шатлык гөлем!”дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә үткәрделәр. Бәйрәмгә килгән кунаклар кызыклы конкурсларда катнаштылар, язучыларыбызның телләр турында язган сүзләре һәм шигырьләре кычкырып укылды. Өлкәннәребез туган тел турында үз фикерләрен әйтеп, мисаллар китерделәр. Гармунга кушылып татар халык җырларын җырладылар, биеделәр. Кичә чәй өстәле артында дәвам итте. Чарага “Туган телгә – урын түрдә” исемле тематик күргәзмә әзерләнгән иде.