Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

“Китапханәгә китап бүләк ит!”

14 февраль – Халыкара китап бүләк итү көне. Китап бүләк итү көне — дөнья күләмендә мөһим көн. Бу акция китапка сакчыл мөнәсәбәт пропагандалау, китап укуны популярлаштыру, матур әдәбият белән тәэмин итү буенча эшчәнлекне оештыру максатларында һәм өйдәге китаплар белән башкаларны да таныштыру өчен оештырыла. Шушы бәйрәм хөрмәтенә Урта Мишә авыл китапханәсендә “Китапханәгә китап бүләк ит!” дигән Бөтенроссия акциясе булып узды. Җыелган китаплар төрле-төрле. Чөнки бу китаплар төрле характердагы һәм төрле профессия кешеләрендә яшәгәннәр. Шуңа күрә дә алар тагын да кызыклырак. Ә хәзер бу китаплар башка кешеләргә хезмәт итәчәкләр. Бу китапларның һәрберсен кабат-кабат яратып укый торган үз китап укучылары булачак, аларның һәркайсына урын табылачак. Акциядә катнашучы даими укучыларга Урта Мишә авылы китапханәчесе рәхмәтен белдерә.