Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

“Балачакның моңлы шагыйрәсе”

25 гыйнвар көнне балаларның якын дусты, сабый җанлы язучы, шагыйрә Әминә Бикчәнтәеваның тууына 110 ел тулды. Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Балачакның моңлы шагыйрәсе” дигән исем белән шагыйрәнең шигырьләрен кычкырып уку оештырылды. Шулай ук әдибәнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырылды. Чарага Әминә Бикчәнтәевага багышланган китап күргәзмәсе эшләп куелды, китапларына күзәтү уздырылды.