Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

“Вакытлы матбугат- заман көзгесе”

 Урта Мишә авыл китапханәсендә 13 гыйнвар Матбугат көне уңаеннан “Вакытлы матбугат- заман көзгесе” – дигән мәгълүмат көне үтте. Максаты: газета-журнал материалларын укучыга җиткерү, кирәкле, файдалы мәгълүматларын тормышта файдалану. Китап, газета-журналлар – кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, ярдәмчесе, укытучысы. Китапханә һәр укучының төп таяну ноктасы булып тора. Матур әдәбият, вакытлы матбугат чаралары - һәммәсе бүгенге укучыга багышлана. Китапханә китап киштәләрендә тезелеп торучы китаплары, аларның меңләгән саны белән түгел, ә үзенең укучылары белән яши, шулар белән матур.