Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

”Олы әдип – М.Хәсәнов” дип исемләнгән әдәби сәгать

 22 декабрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә якташ язучыбыз Мәхмүт Хәсәновның тууына 95 ел тулу уңаеннан ”Олы әдип – М.Хәсәнов” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәче укучыларны М.Хәсәновның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, укучылар юмористик хикәяләрен укыдылар. Язучының иҗаты белән  танышу өчен, китапханә фондында булган китапларыннан “Аҗаган уйнаткан әдип” исемле китап күргәзмәсе оештырылды.