Кардан төрле-төрле сыннар ясау
Яңа ел - иң көтеп алган, могҗизалы бәйрәмнәрнең берсе. Һәркем аны матуррак, истә калырлык итеп каршыларга тырыша. Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре дә бүгеннән яңа ел бәйрәмнәренә әзерләнә башлады. Кардан төрле-төрле сыннар ясау күптәннән килгән традиция булып тора. Мәдәният йорты каршына ел саен кыш бабай, кар кызы һәм башка төрле сыннар, чыршылар ясалып куела. Матур күренеш – могҗизалы әкият иленә эләккәндәй буласың. Димәк, тиздән, бик тиздән Яңа ел җитә! Санаулы көннәр, санаулы сәгатьләр калып бара.