«Конституция – төп закон»
12 декабрьдә Россия Федерациясенең күпмилләтле халкы илебез тарихында иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Конституция көнен билгеләп үтә. Конституция — төп закон ул. Анда дәүләтнең иҗтимагый, икътисадый корылыш нигезләре, гражданнарның хокуклары һәм бурычлары билгеләнгән. Әлеге уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре «Конституция – төп закон» дигән исем астында күргәзмә куелып, хокукый-мәгълүмат сәгате уздырдылар. Укучыларга илебезнең төп законы турында мәгълүмат җиткерелде.