Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

«Сәламәтлек хезмәтендә китап»

Хәзерге тормыш шартларында сәламәтлекне саклау һәм ныгыту мәсьәләләре аеруча актуаль. Сәламәтлекне саклауның иң эффектив ысулы – профилактика- сәламәтлекне ныгыту, авыру сәбәпләрен кисәтү чаралары җыелмасы. Күп нәрсә кешенең үзеннән, аның үз сәламәтлеге турында кайгыртуыннан, яшәү рәвешеннән һәм башка факторлардан тора. 30 ноябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә «Сәламәтлек хезмәтендә китап» исемле китап күргәзмәсе куелды,  анда сәламәт яшәү рәвеше, дөрес туклану һәм дәвалау физкультурасы, гигиена һәм тәнне чистарту кагыйдәләре турында китаплар тәкъдим ителде.