Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

«Традицияләрне саклап калып - мәдәниятне саклыйк»

26 ноябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә РФ халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирасны саклау  елы уңаеннан «Традицияләрне саклап калып - мәдәниятне саклыйк» дигән тематик кичә үткәрелде. Һәр халыкның үз традицияләре, теле, һөнәрчелеге, йолалары, мәдәнияте бар. Чараның программасына татар халкының көнкүреше, гореф-гадәтләре, фольклоры белән танышу керә. Кичәдә мәдәният һәм әдәбият эшлеклеләренең татар тамырлары, хәзерге татар теле диалектлары турында мәгълүмат бирелде. Татар фольклоры күпкырлы һәм бай иҗат. “Мишә дулкыннары” фольклор төркеме татар халкының йолалары һәм гореф–гадәтләрен күрсәтте. Чарага «Халык мәдәнияте дөньясы» исемле күргәзмә оештырылды.