Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

“Күренекле галим Т.Сираҗетдинов – туган төбәгебез горурлыгы”

13 ноябрь көнне - математик, механика гыйлеме белгече, академик Тәлгать Сираҗетдиновның тууына 95 ел тула. Әлеге датага карата Урта Мишә авыл китапханәсендә “Күренекле галим Т.Сираҗетдинов – туган төбәгебез горурлыгы” дип исемләнгән темага түгәрәк өстәл артында әңгәмә үткәрелде. Тәлгать Касыйм улы гади авыл мәктәбен тәмамлаган таланты һәм тырышлыгы белән идарә итү механикасы һәм процесслары өлкәсендә танылган галим, илнең техник вузларында беренче идарә һәм эшмәкәрлек факультетын оештыручы һәм деканы була, бөтен гомерен студент яшьләрен тәрбияләүгә багышлый, үз тәҗрибәсен яшь буынга тапшыра.