Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

«Дөньяны күрү – зур шатлык»

  Ел саен Россиядә 15 октябрьдән 15 ноябрьгә  кадәр Ак таяк айлыгы үтә. Аның төп максаты - күрмәүче кешеләрнең проблемаларына җәмгыятьнең игътибарын юнәлтү. Әлеге айлык уңаеннан 26 октябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә «Дөньяны күрү – зур шатлык» дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрелде. Китап укучылар “Ак таяк көне”нең килеп чыгу тарихы, күрү буенча инвалид булган танылган кешеләр: язучылар, шагыйрьләрнең тормышы, иҗаты һәм начар күрүче әдәби  геройлар турындагы китаплар белән дә таныша алдылар.