Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

"Хәтер - китапларда, йөрәкләрдә мәңгелек"

  15 октябрь -  Хәтер көне,  Казанны яклап шәһит киткәннәрнең якты рухлары алдында баш ию, аларның горур көрәшен, батырлыкларын искә алу көне. Шул уңайдан Урта Мишә авылы китапханәсендә хәтер сәгате үткәрелде. 1552 елның 15 октябре - татар халкы өчен иң фаҗигале көн, үз дәүләтчелеген югалту көне булып тора. Китап укучылар Казан ханлыгы тарихы, Сөембикә - ханбикәнең идарә иткән еллары белән таныштылар. Әлеге мөһим вакыйгага багышланган "Хәтер - китапларда, йөрәкләрдә мәңгелек" исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмә татар халкы тарихы белән кызыксынучы киң даирә укучыларга исәпләнгән.