Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

"Укытучыңны котла"

5 октябрь – Укытучылар көне. Укытучы. Бу сүз тирән мәгънәгә ия. Сабый күңеленә игелек, шәфкать иңдерүче дә, белем баскычлары буенча югарыга менү өчен юл күрсәтүче дә, авыр чакта ярдәм кулы сузучы да укытучы. Шуңа күрә дә аны сабыйлар икенче әниебез дип атыйлар. Әлеге дата уңаеннан Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре бүгенге көндә лаеклы ялда булган, 36 ел балаларга башлангыч белем биргән укытучы Венера апа Закированы бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен теләделәр.